Ирем белән бик яратышып, озак йөреп өйләнештек. Бергә яши башлаган көннән бала турында хыялландык. Ләкин мин 7 ел балага уза алмадым. Ул вакытта күпме күз яше түгүем, табибларга нинди зур суммалар калдыруым турында язып та торасым килми. 2 мәртәбә ЭКО ясаттым, барыбер Илшат белән балабыз булмады. Тора-бара, бу проблемалар безнең араны да суытты, икебез дә күп вакытны эштә үткәрә башладык. Гел эштә яткач, эштәге хезмәттәшләр иреңнән дә якынрак кешегә әйләнә икән. Минем дә күрше бүлмәдә генә утыручы Ринат белән дуслыгым ныгыганнан-ныгыды. Эшкә бер-беребезне сагынып киләбез, кочаклашып күрешәбез. Ул миңа өендәгесен сөйли, мин дә аңа проблемаларымны тезеп китәм. Бергә ашыйбыз, бергә кофе эчәбез, дигәндәй. Шулай йөри торгач, ике арада күзгә күренми торган җеп барлыкка килгәнен сизми дә калдык. Кыскасы, мин Ринатка физик яктан тартыла башладым. Аны кочаклыйсым, үбәсем килә, юк кына сәбәп белән дә янына атылып керәм, бүлмәсеннән чыгасы килми... Ул да моны сизенде бугай, миңа башкача карый баш