Югары Ослан районының Кызылъяр авылына бетү куркынычы яный. Шушы авылда туып үскән Владимир Тимофеев авылны торгызырга хыяллана. «Шуны аңладым: мин монда булырга, авылга булышырга тиеш. Авыл калачак, мин дөньяда булмасам да», – ди ул үзе. Кызылъяр авылына ул көзге-язгы юлсыз көннәрдә 5 чакрымын җәяүләп барып җитә. Тормыш тәҗрибәсе туплаган ир-ат өчен әти-әнисе яшәгән туган йортын, авылны, хәтерне саклау теләге цивилиция бирә ала торган мөмкинлекләрдән өстенрәк. Ул авылның киләчәге барлыгына чын күңеленнән ышана. Соңгы күп елларда беренче тапкыр авылда бәби туды. Святослав дип исем куштылар. Бу нәрсәне аңлата? Димәк, бу авыл яшәячәк, дигән сүз... Ул гаиләне күргәч, күңел сөенә. Кызылъяр кешеләре! Святослав – авылның хуҗасы, киләчәктә бар да яхшы буласын аңлата торган билге. Авыл яшәячәк, яшәячәк! – дип, өметләре белән бүлешә Владимир Тимофеев. Владимир – милиция капитаны. 2007 елда пенсиягә чыккан. Хәзерге вакытта, туган авылын торгызу максаты белән, Кызылъярда яши. «2009 елда авылда 3
«Балага туарга әтисе булышты» – 10 кешелек Кызылъярда туган балага зур өметләр баглыйлар
22 октября 202222 окт 2022
3 мин
