Теләчедә яшәүче җырчы, алып баручы, өч бала әтисе Илсур Шәйдуллинның мобилизацияләнүе турында «Интертат» сайты язган иде. Өч балалы әтиләрне хәрби хезмәткә алмау турындагы карар үз көченә кергәннән соң, Илсурны өйгә, гаиләсе янына кайтарып җибәргәннәр. Әлеге сөенечле хәбәрне аның якын дусты Илмир Ямалов социаль челтәрләрдә хәбәр итә. «Бер ай (2 көн калды бер ай булырга) Казан-Экспода яшәп, полигонда хәрби укулар үтеп, бүген, Татарстан Республикасы президенты карары белән, күпбалалы 90 егетебезне (шул чама, тулы исемлекне карап өлгермәдем) кире өйләренә озаттылар. Шул исемлектә безнең Илсур Шәйдуллин да бар. Кулына «военнигын» тотып, экипировкасын тапшырып, «хәерле сәгатьтә» дип, «гражданка»га атлады. Кемнәр борчылды, хәлен сорады, ярдәм кулын сузды – Аллаһның рәхмәте яусын. Шушы көннәрдә безнең егетләр эшелонлап хәрби хезмәткә – Көнбатыш якларына кузгалдылар... Барыгызга да исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын. Матур чараларда очрашканчыга кадәр», – дип яза Илмир дусты турында. «Ма
Өч балалы җырчы Илсур Шәйдуллинны полигоннан гаиләсе янына кайтарганнар – видео
24 октября 202224 окт 2022
1 мин