Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Интертат

Казанда яшәүче ир-ат 6 метр тирәнлектәге коеда батып үлгән

Кичә кич белән Казанның Төньяк-Көнбатыш урамындагы насос станциясенең коесына бер ир-ат егылып төшкән һәм һәлак булган. Бу турыда Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте. Биредә яшәүчеләр ир-атны эзләп таба алмагач, 112 номерына шалтыраткан. Урынга килгән коткаручылар 6 метр тирәнлектә коены тапкан. Бу коеда 2 метр тирәнлектә су булган. Кичке җиденче яртылар тирәсендә 36 яшьлек ир-атның мәетен кое төбеннән алганнар, диелә хәбәрдә. Мәрхүмнең бирегә ничек килеп эләгүе хәбәр ителми.

Кичә кич белән Казанның Төньяк-Көнбатыш урамындагы насос станциясенең коесына бер ир-ат егылып төшкән һәм һәлак булган. Бу турыда Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Биредә яшәүчеләр ир-атны эзләп таба алмагач, 112 номерына шалтыраткан. Урынга килгән коткаручылар 6 метр тирәнлектә коены тапкан. Бу коеда 2 метр тирәнлектә су булган.

Кичке җиденче яртылар тирәсендә 36 яшьлек ир-атның мәетен кое төбеннән алганнар, диелә хәбәрдә.

Мәрхүмнең бирегә ничек килеп эләгүе хәбәр ителми.