Мәскәүнең көнбатышында коточкыч авариядә бер хатын һәм аның баласы һәлак булган. Биредә зур тизлектә бара торган машина җәяүлеләрне таптаган. Ярдәмгә ташланган шаһитлар ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте. Фаҗигадә 5 яшьлек малай һәм аның анасы һәлак була. Әнисе урында ук үлә, нәни малай ашыгыч ярдәм машинасында җан бирә. Шаһитлар сүзләренчә, машина йөртүче бик исерек була, ул машинадан чыккач аягында да басып тора алмый. Өстәвенә, шул килеш качып китмәкче була. Аны шаһитлар тотып кала. Алар бала белән ананың светофорның яшел төсе янган чакта юл аша чыгарга маташуын әйтә. «Ауди» машинасы кызыл төскә хәрәкәт итә. Бу вакытта җәяүлеләр кичүеннән балалы хатын чыгып бара. «Ауди» җәяүлеләрне таптагач, алдындагы машинага бәрелеп кенә туктый. РЕН ТВ белешмәсе буенча, «Ауди» белән 37 яшьлек Андрей М. идарә итә. Ул авариядән соң качып китмәкче була, аягында да басып тора алмый, бер сүз дә сөйли алмый. Шаһитлар сүзләренчә, аннан бик каты алкоголь исе килә. Ир-ат медицин
Башкалада 5 яшьлек малай белән аның анасын «Ауди» таптап үтергән
24 октября 202224 окт 2022
1 мин