«Интертат» Зиннур Тимергалиев белән сөйләште. «Энем каравыл ротасына эләккән. Алар, груз саклап, башка солдатлардан бер көнгә соңрак киттеләр. Хатыны, апасы, без – абыйлары, җиңгиләре, барыбыз бергәләп озатып калдык», – дип сөйли ул. «Озату мизгелләре бик авыр булгандыр, Зиннур абый?» – дим. «Елашмадык, без – Тимергалиевлар, йөрәк белән күтәрә торган халык. Барыбыз да чын егетләрчә нык тордык. Ләкин эчтән сыкрата, әле дә башымда шул гына. Без хисләрне тышка чыгара белмибез шул. Тормыш иптәшем: «Син үз эчеңә йомылдың әле», – дип йөри. Тик йомылу түгел бу, бары тик башка нәрсә турында уйлап булмый. Тормыш иптәше, апа-җиңгиләре еладылар инде.Тик энемне озатып калгач кына. Аның янында күз яше түгеп торсалар, үзенә бик авыр булыр иде. Ислам дине бенча да, авыр вакытларда елау тыела бит. Менә хәзер озаттык та, телефонны кулдан төшермичә, «ут йотып» торабыз инде. Илнурдан 4 туганы хәбәр көтә. Мәрхүмә әниебез, әгәр төпчеген шулай махсус операциягә алып киткәннәрен белсә, йөрәгенә ябышыр иде…Ба
Энесен хәрби операциягә озаткан Зиннур Тимергалиев: «Елашмадык, йөрәк белән күтәрәбез...»
25 октября 202225 окт 2022
2
3 мин