Танылган алып баручы, журналист Замирә Рәҗәпованың олы улы Аяз хоккей уйный, ул – капкачы. Спортның әлеге тармагына ничек кереп китүләре, тән җәрәхәтләре алулары, нинди кыенлыклар кичерүләре турында Замирә ханым шәхси аккаунтында язган. Балаларын хоккейга яисә спортның башка төренә йөртүче, яисә йөртергә җыенучы, яисә икеләнүче әти-әниләр колагына журналист язганнар файдалы мәгълүмат булыр. «Мин хоккейны яратмый идем. Аязга 2 яшь булганда, ул бер носкиен аягыннан салып, шуны йомарлап, шайба ясап, минем уклау белән сугып, фатирдагы бөтен ачык ишекләргә кертә иде дә: «Гоооо!!!!» – дип кычкыра иде. Ә мин көлә идем. 6 яшьләрендә ул барыбызга да «капка»га басарга куша башлады, дәү әнисенә бигрәк тә күп эләкте. Әле хәзер дә дәү әнисе: «Аязның беренче «тренер»ы мин», – дип көлә. Гол кертә алмаса – елый, юри керттерсәк тә, ошамый иде. Мин көлә идем. Аңа 7 яшь тулгач, мин, иртәнге сәгать 5тә торып, аны боз сараена алып йөрергә мәҗбүр булдым. Бу вакытта мин инде көлми идем. 10 яшьләрендә ул капк
Замирә Рәҗәпова: «Элек мин көлә идем... Хәзер көлке түгел, йөрәк даруы эчәм...»
25 октября 202225 окт 2022
2 мин