Мессенджерларда видеоролик таралды. Махсус хәрби операциядә катнашучылар табында утыра, Фирдүс Тямаевны тыңлый. Алар Тямаевның «Сандугач» җырын тыңлый һәм кушылып җырлап та ала. Видеога төшерүче татарча сөйләшә, ул иптәшләрен, тирә-якны күрсәтеп сөйли. «Бу биналар – бомбага тотканнан соң. Болар ярый әле, теге яклар бөтенләй...» – дип күрсәтә ул биналарны. Аннары, җырлаган иптәшләренә кушылып: «Әй, башкортлар!» – дип кычкырып куя. Видеоның кайда төшерелгәне билгеле түгел, җәен төшерелгәне генә аңлашыла.
Украинада хәрби операциядә катнашучы башкортлар Фирдүс Тямаевны тыңлый
25 октября 202225 окт 2022
~1 мин