Интернет киңлекләрендә блогер Рамилә Хөснетдинованың йөрәкне телеп ала торган видеоларына юлыктым. Рамилә, бер кочак гаилә фотоларын бүләк итеп, ирен хәрби операциягә озата. Кочаклашулар, әрнү катыш күз яшьләре... Инсафны 26 сентябрь көнне мобилизацияләгәннәр. Шулай да, 1 ай «Казан-Экспо»да хәрби өйрәнүләр үткәннән соң, Инсаф бер генә көнгә якыннары янына кайта алган. Чөнки сәбәбе бик җитди һәм куанычлы – 21 октябрь көнне Рамилә белән Инсаф икенче тапкыр әти-әни булу бәхетенә ирешкәннәр. Аларның көтеп алган уллары дөньяга аваз салган. Хатыны белән улын бәби табу йортыннан каршылар өчен, Инсафны өйгә чыгарганнар. «Республика клиник хастаханәсе табибларына бик зур рәхмәт. Ситуацияне аңлатып биргәч, безне улым белән 23 октябрь көнне үк чыгарырга ризалаштылар. Ирем кызыбыз һәм туганнарыбыз белән бергәләп, матур итеп каршы алды. Аллаһка шөкер, улыбызга, өйгә кайтышлый ук мәчеткә кереп, исем куштырып чыгарга да җитештек. Ә инде кичә иремне алып киттеләр… Туганнар белән «Казан-Экспо»дан о
«Өч көн элек улыбыз туды, ә бүген иремне алып киттеләр» – үзәк өзгеч видео
25 октября 202225 окт 2022
1 мин