Җырчы Нурзадә әнисенең вафат булган көнендә «Әнине сагыну җыры»на яңа клибын тәкъдим итә. «Менә ул көн тагын килеп җитте… Әниебезне мәңгелеккә алып киткән көн. Ә бүген – аның истәлегенә яңа клипның премьерасы. «Әнине сагыну җыры» – Рөстәм Зәкуан сүзләренә үзем иҗат иткән җыр. Урының оҗмахта булсын, кадерле әнием. Ничек җитмисең син миңа. Эх, бер генә секунд синең тавышыңны ишетәсе иде», – дип, хис-кичерешләре белән уртаклашкан ул. «Нурзадә, искиткеч җыр һәм клип ясагансыз. Йөрәккә үтеп керерлек, бик зур рәхмәт. Исән чакта әниләрнең кадерен белеп торырга өнди! Дөньядан киткән бар әниләргә дога булып барсын»; «Бакирово»да ял иткәндә, концерт белән килгән идегез. Бу жырны беренче тапкыр шунда ишеттем, елый-елый, әниемне искә алып тыңладым»; «Матур җыр.Тыңлаганда матур, рәхәт балачакка кайтып килдем. Матур хатирәләр генә калды. Әнилребезнең рухлары шат, урыннары җәннәттә булсын», – дигән кайтавазлар килгән әлеге клипка язылучыларыннан.
Нурзадә әнисенә багышлап клип төшергән: «Ничек җитмисең син миңа...»
26 октября 202226 окт 2022
1
~1 мин