Найти в Дзене
Интертат

Лилия Муллагалиева белән яшь җырчы Рифат Хөснияровтан яңалык!

Җырчы Лилия Муллагалиева белән Рифат Хөснияров яңа дуэт – «Югалма, табылма да» дип аталган яңа җыр тәкъдим иткәннәр.

«Рифат Хөснияров белән өр-яңа дуэт җырыбыз «Болгар» радиосында яңгырый башлады. Тиздән барлык музыкаль мәйданнарда ишетерсез!

«Югалма, табылма да». Гөлүсә Шаһбан сүзләренә язган җырым. Күңелләрегезгә хуш килсен!» – дип язган Лилия ханым социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Җырны «бик матур» дип бәяләгән җырчының виртуаль дуслары.

«Уңышлар, Лилия. Искиткеч бизәлеш һәм башкару. Музыкаль белгеч Закир Шаһбан күзлегеннән», – дип җылы комментарий калдырган җыр сүзләренең авторы, шагыйрә Гөлүсә Шаһбан да.

«Хөснияров белән якыннанрак таныштырыгыз әле» , – дигән берәү.

Рифат турында шуны гына әйтә алабыз. Ул моннан 3 ел элек үк, цирк бинасында Лилия Муллагалиева белән Айгөл Бариеваның уртак юбилей концертында чыгыш ясаган иде. Ул чагында ук аны: «Яшь, талантлы, моңлы, перспективалы, уңган-булган, танылып килүче егетебез...» – дип таныштырганнар иде. Рифат Хөснияровның социаль челтәрдәге аккаунтыннан күренгәнчә, ул «Я пою» дип аталган вокал мәктәбенә нигез салучы да икән әле.