Фирдүс Тямаевның мобилизацияләнгән егетләрне игътибарсыз калдырганы юк. Әле 2 көн элек кенә аның мобилизацияләнгән нурлатлыларны концерт куеп озатуы турында язган идек. Икенче көнне ул, күчтәнәчләр төяп, якташларына рухи көч өстәргә, хәрби әзерлек урыны – «Казан-Экспо»га барган. Егетләр Фирдүсне бик җылы каршы алганнар. Аның белән бергәләп җырлар җырлаганнар, татарча биеп җылынганнар. Хәрбиләрнең кәефләре дә күтәренке күренә. «Фирдүс чын күңеленнән барысын да кайгырта. Ул – бик юмарт, бөтен яктан килгән. Андый зур йөрәкле кешеләр бүгенге көндә бик аз»; «Рәхмәтем чиксез. Мондый терәк бүгенге көндә балаларыбызга бик тә кирәк», – кебек, рәхмәт сүзләре бихисап әлеге видео астында. «Фирдүс абый булдыра. Безнең артислар күп, ә ярдәм итүчеләре аз», «Син бар кеше өчен борчыласың, барысына булышырга тырышасың. Ә башка артистларны «ничек акча эшләргә, баерга» дигән сорау гына борчый», «Чыннан да, башка солдатларга ярдәм күрсәткән артистны белмим», – дип, Фирдүсне мактап, башка җырчыларны тәнкыйт
«Ялгыз торна» акты яшь булып» – Фирдүс Тямаев якташлары янына полигонга барган
26 октября 202226 окт 2022
2 мин