Найти тему
Интертат

Алсу һәм Азат Фазлыевларны ризыкны әрәм итүдә гаепләгәннәр

Иҗади гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевлар дуслары, алып баручы Илназ Миңнехановны «яшьләрчә» итеп туган көне белән котлаган. Алар Илназның йөзен тортка батырган.

«Бу бит ризык әрәм итү. Аллаһы Тәгаләдән куркыгыз!»;

«Кеше көлкесе, ахырзаман»;

«Тортны әрәм иттегез»;

«Элек укучылар шулай бер-берсен котлый иде. Бу алар өчен кызык иде. Хәзерге тотрыксыз заманда 30 яшьлек ир-атларның болай күңел ачуын аңлый да алмыйм, һәм бу хәл көлке дә түгел» кебек комментарийлар калдырганнар.

Бу комментарийларга Алсу Фазлыева җавап биргән: «Алар укучылардан яшьрәк (бу урыны аңлашылып бетми). Аннары илдә ни булуга карамастан, кешеләр өйләнешкән, туган көннәрен бәйрәм иткән, балалар туган һ.б. Менә мин сезнең елмаймыйча, күңел ачмыйча, туган көнегезне бәйрәм итмичә яшәвегезгә һәм эшкә йөрмәвегезгә ышанмыйм. Дөньяга җиңелрәк карагыз, яшәргә дә җиңел булачак».