Найти тему

Казан янындагы Муми-Дален

Балачагымнан йөрәгемдә мәңгегә калачак яраткан китабымнан сурәтләре: ике катлы йортлы утар, җимеш бакчасы, еракта булмаган елга белән диңгез яры, диңгез ярында җилкенле яхта, ярда гротлар. Ул барысы да Туве Янсонның "Муми-Тролләр" сериясеннән төп геройларның маҗараларының детальләре.

Алар яшәгән җир "Муми-дален" дип йөртелә, димәк "Муми-тролләр үзәне" шведча.

Җимеш бакчасында мәҗлес
Җимеш бакчасында мәҗлес

Хәзерге вакытка узган гомеремне анализлап, шул нәтиҗәгә киләм: минем балачак, яшүсмер дә, хәзерге дә ихтияҗларым, теләкләрем ул китапның тәэсире. Табигатьтә сәяхәтләр, төньякка хас табигать күренешләре (наратлы урманнар белән ташлы ярлар), үз утарда яшәүгә омтылу, ерак сәяхәткә зур гаилә белән төбәлү - барысы минем яшь чагымда (5-7 яшь) ул китаптан нигез итеп салынган.

Миңа ул теләкләр аркасыннан иң якын булмаган дуслар арасы "сәер кеше" дип карыйлар (ә иң якыннары фикердәшлек нәтиҗәсендә иң якын булып калганнар). Чөнки Казанда шуны теләүчеләр алар.. теләкләренең белән чын тормышның шактый зур аермасының генә күргәннәр. Нинди җилкенле яхталар, нинди гротлар һәм башка тау тишекләре? Бармы икән алар Татарстанда, бармы икән диңгез, бармы ул тузанлы, эссе, трамвай шалтратулар тулган шәһәрдән башка нәрсәләр?

-2

Шулга ышану өчен Муми-тролләрнең тормышына охшаган тормышны уздырырга кирәк бит!

Ә Казан тирә-ягында бар шул урыннар икән!

-3

Яшел Үзән районында, Октябрь бистәсе өстеннән Казан Университетының Энгельгардт исемендәге Астрономия Обсерваториясе бар. Ул обсерватория үзе генә түгел, берничә күпфатирлы йорт бар. Анда университет хезмәткәрләре яшиләр, аларның балалары да бар. Бистәне урман тирәли, тау астында электричкалы тимер юл, аннан Идел. Казан да ерак түгел, табигать тә бик якын. Профессорлык-доцентлык мохиты да үзе сихерлерәк.

-4

Монда үскән яшьтәшем балалар үзе муми-тролләр кебегрәк: балачакта курыкны-салкынны-ачлыкны күргәннәр, хәзер рәхәтләнеп олы кешеләрнең тормышын яшиләр. Аларга дөнья да ачык, аларның 70 һөнәре һәркемгә дә җитә, аларның да ата-аналарның асыл оясы да бар ул Обсерваториядә.

-5

Аларга бик "кызыгам" :) Миндә шул "әзер" муми-дален юк әле. Аны муми-папа булып, мин үзе булдырырга тиешмен.