Бүген журналист, шагыйрь Фәнил Гыйләҗевның да, бик күпләрнеке кебек үк, җаны өзгәләнә, күңеле тынычлык таба алмый интегә, күрәсең. Илдәге хәлләргә бәйле күренешләрне, йөрәгеннән сыкрап чыкканнарны шагыйрь бер-бер артлы шигырь юлларына сала. «ВКонтакте» сәхифәсендә Фәнил янә күңелләргә тия торган бер шигырь – «Сыктау җыры»н тәкъдим иткән. Сыктау җыры Тамакларда төер генә, Җанда ялкын-күмер генә, Ут йоталар ата-аналар. Йорты-җире кала, Үкси шәһәр, сала, Картлар, бала-чага... Яуга керә газиз балалар. Кушымта: Йолып алсын упкыннарны, Каксын өмет дулкыннары, Күтәрелсен шатлык ташкыны. Хөрлек килсен безгә, Бәхет иңсен йөзгә, Кайтыйк асыл эзгә! Яшәешебездә – Шул көннәрне көтәм ашкынып. Өзгәләнә тагын күңел, Өзгәләнми торган түгел. Өзгәләнеп, телә бәгырьне. Ил өстендә бәла, Меңнәр ятим кала, Ирләр китә һаман – Газизләрдән газиз кадерле. Бәргәләнә тагын җаннар, Ярсып-ярсып ургый каннар Туган җирдән читтә, еракта. Күзләр сукыр мәллә, Ник без шундый хәлдә, Ник рухыбыз кәрлә? Уйланамын әрнеп шул х
«Канлы тарих кабат яңара...» – Фәнил Гыйләҗевтан янә үзәк өзгеч шигырь
30 октября 202230 окт 2022
1 мин