Биюче Резедә Ганиуллинаның Татарстанга кире кайтуы турында язган идек. Ләкин ул монда озак тоткарланмаган, яңадан китеп барган. Бу юлы – Марокко якларына. Бу хакта биюче социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә. «Язмышым мине Мароккога китерде. Мин моңа бик шат. Ышанычлы итеп Көнчыгышка таба атладым һәм ялгышмадым. Күзәтеп барыгыз», – дип язган ул. Резедә 2 ел элек Болгардагы «Ак мәчет» каршында ярымшәрә килеш Көнбатыш биюләрен башкарып, мөселман дөньясында шау-шу уяткан иде. Ул бу клибы өчен суд юлларын таптады, җәмәгатьчелектән гафу үтенде. Бу вакыйгадан соң ул Һиндстан якларына китеп, сәнгать белән шөгыльләнүен дәвам итте.
Мәчет каршында биеп низаг чыгарган Резедә Ганиуллина тагын Татарстаннан киткән
29 октября 202229 окт 2022
1
~1 мин