Болгарда мобилизацияләнүчеләрне озатканда, бер хатын-кызның автобуска тотынып йөгереп барганы видеога эләккән. Ир-атларны «Прощание славянки» җыры астына озаталар. Мобилизацияләнүчеләрне микроавтобус алып китә. Алар артыннан полиция машинасы да кузгала. Автобуска тотынып йөгерүче хатын-кызны беркем дә туктатмый. Фонда башка хатын-кызларның елаган тавышы ишетелә.
Болгарда мобилизацияләнүчеләрне озатканда, бер хатын-кыз автобуска тотынып чаба – видео
29 октября 202229 окт 2022
1
~1 мин