Волгоградта яшәүче 5 яшьлек малай хастаханәдә вафат булган. Хәзер җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Волгоград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте. 27 октябрьдә кич белән 58 яшьлек ир-ат оныкларын карбыз белән сыйлый. Ул карбызны урамдагы палаткадан ала. Балалар да, бабай да икенче көнне иртән үзләрен начар хис итә. 5 яшьлек малайны һәм аның 11 яшьлек апасын хастаханәгә 28 октябрьдә илтәләр. Табиблар 5 яшьлек малайның гомерен саклап кала алмый. Аның апасының гомеренә хәзер куркыныч янамый. Якынча белешмә буенча, бала токсик гастроэнтерит сәбәпле үлгән. Җинаять эше ачылган. Карбызны экспертизага җибәргәннәр, диелә хәбәрдә.
Бабасы алып кайткан карбызны ашаганнан соң, биш яшьлек бала үлгән
29 октября 202229 окт 2022
~1 мин