Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Бөрбашта музей ачалар?

Бүгенге көндә музейга тарихи экспонатлар җыю, алар турында җентекле мәгълүмат туплау дәвам итә.

Районыбызның республикакүләм билгеле музейлары, шулай ук төрле мәктәп музейларын тулыландырып, Бөрбаш авылында да музей ачарга ныклы әзерлек бара. Бүгенге көндә музейга тарихи экспонатлар җыю, алар турында җентекле мәгълүмат туплау дәвам итә. Татарстан Республикасының баш казые, районыбызның хөрмәтле шәхесе, туган авылы Борбашта гомер кичереп, авылның үткәне һәм бүгенгесен кайгыртып яшәүче Җәлил хәзрәт Фазлыев инициативасы белән тормышка ашырылып килүче музейны быел тантаналы рәвештә ачу планлаштырыла.