Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

МУНЧА НИГЕЗЕ ӨСТЕНӘ БИШ КАТЛЫ ЙОРТ ТӨЗЕП БУЛМЫЙ

Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем! Сез беләсез, әгәр кеше йорт төзи башласа, иң әүвәл ул йортның нигезен кора. Шул нигез өстенә йортын төзи, никадәр нигез ныклы булса, шулкадәр йорт та ныклы була. Әгәр йортның нигезен җимерсәң, йортта җимерелә.

Безнең ислам дине дә нигезгә корылган, ул нигез ислам фәнендә – гакыйда, дип атала. Ягъни - ИСЛАМ ГАКЫЙДАСЕ. Ислам гакыйдасен дә, исламны да Аллаһы Раббыбыз безгә камил итеп төзеп бирде һәм ул камиллекне беркемнең дә бозарга хакы юк. Һәм ислам гакыйдасе бернинди кеше исеме белән дә атала алмый. Әйткәнебезчә, Аллаһы ислам динен нигезе белән бергә камил итеп төзеп бирде мөселманнарга.

Исламның нигезе – гакыйда тәфсилле иманга корылган. Гарәпчә болай яңгырый:

«Әмәнтү билләһи үә мәләикәтиһи, үә күтүбиһи, үә рәсүлиһи, үәл йәүмил ахири үәл кадәри хайриһи үә шәрриһи минәллаһи тәгәлә үәл бәгси бәгдәл мәүти».

Аллаһы Тәгаләгә, аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, тәкъдиргә, тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһы тарафыннан бирелгәнлегенә, ахирәт көненә һәм үлгәч яңадан тереләчәгебезгә иман китердем, дигәнне аңлата

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә; «Әй, иман китереп инанучылар! Аллаһыга һәм Аның Рәсүленә, Рәсүлгә иңдерелгән китапка, аннан элек иңдергән китапларга иман китерегез! Берәү Аллаһыга, Аның фәрештәләренә, китапларына, Аның Рәсүленә һәм ахирәт көненә карата көферлек кылса, ул бик тирән адашу илә адашкан булыр» (4.136).

Аллаһының барлыгына без акылны эшләтеп, Аның барлыкка китергән әйберләренә, галәмгә, кешелек һәм тереклек дөньяларның үзлекләреннән камил итеп барлыкка килмәгәне хакында фикер йөртеп иман китерсәк, ә Аллаһы Раббыбызның исем сыйфатларына барытик Коръән һәм Пәйгамбәребез с.г.в. нең хәдисләренә таянып иман китерәбез.

Коръәндә: “Хакыйкатьтә, сезнең Раббыгыз – Аллаһ, алты көндә Җирне вә Күкләрне барлыкка китерде, соңра Гәреш өстенә ашты”, (Әграф 54.) дип әйтелгән икән, без бу аятькә тулысынча, бернинди сораулар бирмичә иман китерергә тиешбез. Без: “Гареш нинди икән, Аллаһы анда утырып торамы икән” (әстәгъфируллаһ), дип берничек тә фәлсәфә корырга хакыбыз юк. Без Аллаһыны Үзенең мәхлуклары белән чагыштырырга хакыбыз юк, әгәр чагыштырабыз икән – без тирән адашуда булабыз.

Әйтик Аллаһы: “.....Аллаһының куллары ачык җәелгән, Ул ничек теләсә, шулай сарыф итә”.

"Ий Иблис, Мин ике кулым белән барлыкка китергәнгә сәҗдә кылырга нәрсә комачаулады сиңа? (Сад 38. 54)

Менә шушы аятьләрдә Аллаһы Үзенең “куллары” хакында безгә әйтә икән, без һич кенә дә үзебез белән чагыштырып уйларга тиеш түгелбез. Бик күп аятьләрдә килә, Аллаһы Ишетүче, Аллаһы Күрүче, Аллаһы Белүче кебек сүзләр. Кабатлап әйтәм мөхтәрәм газиз кардәшләр, без Аны үзебез белән чагыштырып сөйләү түгел, уйларга да тиеш түгелбез.

Шулай ук Аллаһы Раббыбызның исем сыйфатларына да Үзе Коръәндә күрсәткән, Пәйгамбәребез (с.г.в.) тарафыннан безгә җиткерелгән сыйфатларга өстәргә дә, киметергә дә хакыбыз юк.

Фәрештәләргә иман китерү дә шулай ук. Без аларны күрмибез, әмма Коръәндә Раббыбыз аларның барлыклары хакында безгә күп аятьләрдә хәбәр бирә. Безне саклаучы һәм гамәлләребезне язып баручы фәрештәләр бар икәнен хәбәр бирделәр икән, без аларны үзебез күрмәсәк тә иман китерергә тиешбез.

Китапларга. Инде килеп Аллаһы тарафыннан иңдерелгән Коръәнгә генә түгел, элек иңдерелгән Тәурат, Зәбур һәм Инҗил китапларына да иман китерергә тиешбез. Тик шуны дөрес аңларга кирәк, элек иңгән китапларны бозып, үзгәртеп яздылар, шуның өчен бүгенге үзгәртелгән китапларга түгел, ә Аллаһы Тарафыннан ул китапларның иңдерелгән булуына иман китерергә тиешбез.

Пәйгамбәрләр. Ислам дине бозылган саен Кешеләрне туры юлга чакырырга җибәрелгән барлык пәйгамбәрләргә дә иман китерергә тиешбез. Әйтик, әгәр без “Гайса пәйгамбәр ул – христиан дине алып килгән пәйгамбәр”, дип әйтәбез икән, без тирән ялгышабыз, чөнки барлык пәйгамбәрләр дә кешеләрне Бер Аллаһыга табынырга – ислам диненә чакырыр өчен җибәрелделәр.

Тәкъдир. Шулай ук тәкъдирнең булуына, аның яхшысы да, начары да Аллаһы Раббыбыздан икәненә иман китерергә бурычлыбыз. Бу тема, иң катлаулы темаларның берсе җәмәгать. Шуның өчен бу темага аерым берничә вәгазь кирәк була. Шуны ассызыклап китәсе килә, менә шушы тәкъдир темасын дөрес аңламаганлыктан гына да исламда берничә секта барлыкка килә.

Һәм инде үлгәннән соң терелеп Ахирәт тормышы – мәңгелек дөнья барлыгына да иман китерергә тиешбез. Без менә шушында әйтелгәннәрнең барысына да Раббыбыз Коръәндә бәян иткәнчә, Пәйгамбәребез аңлатканча иман китерергә тиеш булабыз. Менә шушы була – ИСЛАМ ГАКЫЙДАСЕ. Бу була исламның НИГЕЗЕ. Русча әйтсәк – ФУНДАМЕНТ. Кабатлап әйтәсем килә мөхтәрәм мөселман кардәшләр, ГАКЫЙДА – матуридиныкы да, ашгариныкы да, ниндидер мутазлитларныкы да булмый. Әгәр без әйтәбез икән АШГАРИЙ ГАКЫЙДАСЕ дип, димәк аның дине дә Ашгарий дине була, ислам дине булмый. Әгәр без әйтәбез икән МАТУРИДИЙ ГАКЫЙДАСЕ дип, аның дине дә Матуридий дине була, берничек тә ислам дине булмый. Нигез нинди булса – аның йорты да шулай була. Сарай нигезе корасың икән, ул йорт нигезе булмый, аңа йорт төзеп булмый – сарай гына төзеп була. Яисә авыл мунчасының нигезенә биш катлы йорт төзеп булмаган шикелле, матуридий яисә ашгарий, яисә мутазилит, яисә христиан гакыйдаләре өстенә ислам бинасы торгызып булмый.

Рәсим Хәбибулла