Җырчының бер чыгышы вакытында көтелмәгән хәл булган, ягъни, төгәлрәк итеп әйткәндә, биюче кыз (булса кирәк) тамашачы каршында егылган. Халык алкышлаган мәлдә, «проигрыш» вакытында ипләп кенә, аякларын өскә кадәр сузып, барып төшкән ул. Бу мизгел видеога да эләккән. Башта халык «а-а-аһ» иткән, аннары рәхәтләнеп көлә башлаганнар. «Кичә Гүзәлия Хөснетдинова белән «ЧП» булды. Ярый әле ул бар кәефне күтәрергә», – дип шәрехләгән җырчы үзе бу хәлне социаль челтәрдәге сәхифәсендә һәм шул видеоны урнаштырган. Бу тамашага карап, ИлГәрәйнең виртуаль дуслары да смайликлар ярдәмендә рәхәтләнеп көлгән. Видео: ИлГәрәйнең шәхси аккаунтыннан
«Гүзәлия Хөснетдинова белән «ЧП» – ИлГәрәй концертында көтелмәгән хәл килеп чыккан
14 февраля 202314 фев 2023
5
~1 мин