Тольяттида 62нче мәктәптә укытучы ир-ат укучыларга кәгазь ашаткан. Ата-аналар социаль челтәрләрдә шул хакта зарланып яза. Аларның сүзләренчә, укытучы дәрес вакытында балаларны кәгазь ашарга мәҗбүр итә. Бу хәлне башкалар видеога төшереп ала. «Комсомольская правда» шул хакта яза. Кадрлардан аңлашылганча, вакыйга Тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) дәресендә була. «Авызыңны ач. Ач авызыңны тиз генә», – ди зур гәүдәле ир-ат, парталар өстенә иелеп, парта артында үсмер малайлар утыра. «Хәзер аша», – ди укытучы. Балалар кәгазь ашаудан качмакчы була, ләкин булдыра алмыйлар. Бер малайны ашаткач, укытучы башкасына күчә. Бала каршы килми, «үзем» дип, кәгазь кисәген чәйни башлый. Ләкин балалар артык борчылган кебек тоелмый. Аларның үзләренә дә кызык ахрысы, диелә хәбәрдә. «Администрациядән 62нче мәктәпкә игътибар итүне сорыйм. Укытучылар укучыларга карата коточкыч мөнәсәбәттә. Укытучы балага көчләп кәгазь ашата. Бу нормальме?» – диелә видео янындагы постта. Комментарий язучыларның бер өлеше укытучыны
«Ач авызыңны тиз генә!» – укытучы дәрестә укучыларга кәгазь ашаткан
14 февраля 202314 фев 2023
1
1 мин