Кәбестә берничә көннән әзер була. Кәбестәне эре итеп турап, сарымсак, лавр яфрагы, кишер, кара борыч белән чиратлаштырып банкага тутырасы. Өстенә кайнап суынган рассол агызып, суыткычта саклыйсы. Рассол әзерләү: 1 литр су, 4 аш кашыгы песок, 2 аш кашыгы тоз. Су кайнап чыккач, бераз кайнатасы һәм шуңа 9 процентлы 50 грамм уксус салып, тагын 5 минут кайнатып аласы. Кәбестә берничә көннән әзер була. Тәмле булсын!