«Ахмат» спецназы командиры һәм ЛНР Халык милициясенең 2нче армия корпусы командиры урынбасары Апти Алаудинов берничә көн элек агуланган булган. Бу хакта Чечня башлыгы Рамзан Кадыров «Телеграм» каналында хәбәр итте, дип яза РБК сайты. «Алга китеп әйтәм, тынычландырам: хәзер аның белән бар да яхшы, аның гомеренә һәм сәламәтлегенә бернәрсә дә янамый», – дип язган ул. Кадыров сүзләренчә, 8 февральдә Алаудинов адъютанты генералга атап язылган хатлы конверт ала. Бу конвертка агулы матдә сеңдерелгән булып чыга. «Ахмат» командиры моны үзенчәлекле зәһәр исеннән аңлый һәм вакытында кулын эшкәртә һәм борын куышлыгын юдыра, дип сөйләде Чечня башлыгы. Бу конвертны тоткан адъютантлар да нәкъ шулай ук эшли. «Агуланучылар медсанбатка җибәрелә, анда җитәкчеләренең һәм 2 сугышчы табибның квалификацияле һәм грамоталы ярдәме аркасында (аларның берсе профессиональ токсиоколог булып чыга) авыр нәтиҗәләрне булдырмый калганнар», – дип хәбәр итте Кадыров. Хәзер генерал һәм 2 офицер да Мәскәү хастаханәсендә дәв
Рамзан Кадыров «Ахмат» спецназы командирын хат аша агуларга теләгәннәрен сөйләде
13 февраля 202313 фев 2023
1
1 мин