Җырчы Руслан Кираметдиновның социаль челтәрләрдәге сәхифәләре, гадәттә, тыйнак кына, иҗаты турында һәм киләсе концертларына белдерү форматында. Чаллы шәһәрендә тиздән узачак концертларына чакырып, «Телеграм» каналына куйган соңгы видеосы астында җырчының виртуаль дуслары: «Русланга реклама җитми», – дигән фикергә килгәннәр. «Руслан! Ник сезнең афишаларыгыз җәмәгать транспортларыда, ягъни трамвайларда, тукталышларда юк? Бөтен кешенең дә «Телеграм» каналы юк бит. Өлкәнрәк яшьтәгеләрнең күбесе трамвайда йөри, мәсәлән. Концерт залы янына барып та, һәркөнне: «Руслан кайчан килә икән», – дип, карап йөри алмыйлар», – дип, язган Гөлсинә Зарипова дигән ханым (яисә туташ). «Сез афишаларыгызны аз рекламалыйсыз. Белдерүләрне җәмәгать урыннарына куярга кирәк. Башкалар шулай эшли бит», – дип, килешкән җырчының тагын бер «Телеграм» дусты. Башкалар исә Русланга уңышлар, гастрольләр вакытында хәерле имин юллар теләгәннәр. «Казанга кайчан киләсез?» – дип кызыксынучылар да булган. «Апрель, май айларында
Руслан Кираметдиновка виртуаль дуслары: «Сез үзегезне аз рекламалыйсыз...»
11 февраля 202311 фев 2023
1
~1 мин