Баулыда 36 яшьлек Вәзир Миңнекәевны соңгы юлга озаттылар. Ул былтыр октябрь аенда махсус хәрби операциягә киткән булган. 2023 елның 11 гыйнварында Артемовск (Бахмут) шәһәре янында барган бәрелештә һәлак булган. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә. Баулы төркемендә Вәзирнең танышлары әти-әнисенең кайгысын уртаклаша. Баулы кешеләре, Вәзирне гомуми зиратта түгел, Дан аллеясында җирләргә кирәк иде, дип тәкъдим иткән. Вәзирнең әнисе Зөлфия ханым хакимияттән андый тәкъдим булуын әйткән, гомуми зиратта җирләү – үзләренең карары икәнен аңлатып язган. «Зөлфия Милисовна, Нурислам. Безнең гаиләбездән тирән кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итеп алыгыз. Сез чын патриот тәрбияләвегез белән горурлана аласыз! Бу – кайтарып булмаслык югалтуны күтәрергә Ходай көч бирсен. Вәзиргә мәңгелек тыныч йокы», – дип язган Гөләндәм Камалиева. «Бу көннәрдә яшүсмер чакта җыелганнарны искә төшерәм, – дип язган Айгөл Галимова. – Кызганыч, күпме еллар үткәч, сине соңгы юлга озатырга килдем. Минем хәтердә син шат, позитив е
Артемовск (Бахмут) янында һәлак булган Вәзир Миңнекәевны соңгы юлга озаттылар
12 февраля 202312 фев 2023
1 мин