Найти тему
Интертат

«Уф, бар икән күрәселәр»: Лилия Хәйруллина тазарган һәм ябык вакытын күрсәтте

«Күп кеше «до и после» фотоларны күрсәтүне сорады. «До» фотоларда мин матуррак дип әйтүчеләр бар», – дип язган җырчы Лилия Хәйруллина социаль челтәрдәге битендә. Ул виртуаль дусларына «түм-түгәрәк» вакытта һәм ябыккач төшкән фотоларыннан тезмә тәкъдим иткән.

«Уф, бар икән күрәселәр, рәхәттә үләселәр», – дип язган дусты, артист Данир Сабиров.

«Хәзерге фотолар – ут», «Текә», «Ихтыяр көчең искитмәле», «Күпме тырышлык кирәк», – дип сокланган дуслары ябыгу нәтиҗәсен күреп.

«Бик авыр, үзем генә беләм», – дип җаваплаган җырчы.

«Синең түм-түгәрәк чагыңны хәтерләмим», «До» фотоларда яшь, аппетитлы. Кызганыч, ябыккансың», «Ике Лилия – бөтенләй төрле», «Битең ничек ябыкты», – кебек комментарийлар да бар.