Башкортстанның халык артисты, Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының атказанган артисты Әнвәр Нургалиев шушы көннәрдә Мәскәүдә концертлар куеп кайткан. Башкортстанга очкан вакытта, аның янына җанатары, танылган блогер «Башкирская домохозяйка» – Миләүшә Шәйхелисламова килеп, әңгәмә корып алганнар. Аларның сөйләшүеннән аңлашылганча, танылган артист Әнвәр Нургалиев та «Башкирская домохозяйка» белән таныш булып чыкты. Искәртеп үтәбез, заманында әлеге тулы гына гәүдәле блогер, кыска шортиклар киеп «безкомплексный» биюләре белән танылган иде. Миләүшә җырчы Әнвәр Нурналиевны аэропортта ук күреп алган. Бу турыда ул хисләренә бирелеп, социаль челтәрләрендә дә хәбәр итеп барган. Уфага очар якка кузгалгач, «Башкирская домохозяйка» яраткан җырчысы янына килә. Минем исемем Миләүшә. Мин блог алып барам. Белә-ә-ә-ә-м. Әнвәр агай, концерттан кайтып барасызмы? Концерттан. Мәскәүдә «Космос»та концерт куйдык. 2 көндә – 4 концерт. Көндез и кич. «Сеп-севежи» килеш, «огурчик» кына концерттан кайтып ба
Әнвәр Нургалиевка самолетта «бәйләнгән» фанаткасы уңайсыз сорау биргән
11 февраля 202311 фев 2023
1
1 мин