Арча районының Яңа Кенәр авылында махсус хәрби операциядәгеләр өчен машинада мунча ясыйлар. Видеода күренгәнчә, машинаны биек итеп ясаганнар, матур итеп буяганнар. Мунча эче дә уйланып ясалган. Утыра торган урын, салкын су өчен 192 литрлы шакмаклы мичкә, 160 литрлы тагын бер мичкә (анда җылымса су булачак), 70 литрлы кайнар су мичкәсе куелган. Күтәрелә торган ике сәке, шулай ук алынып куела торган идән дә агачтан ясалган, су агып чыгып китү дә каралган. Машина-мунчада запас чыгу урыны да бар. Мунча эшләү идеясен Гарифулла Әхмәтгалиев тәкъдим иткән. Аңа үзе эшләгән оешма җитәкчесе «Газ-66» машинасы биргән. Машина тәбәнәк булу сәбәпле, трактор ясаучы, җыючы буларак танылган Илфат Сабиров машинаның түбәсен кискән һәм күтәртеп эшләп биргән. Машина әфганчы Рашат Салихҗановның йорты янында тора. Рашат абый мунчаның эчен ясап бетергән диярлек, аңа мәктәп укучысы Әмир Җиһаншин ярдәм итә. Рашат абый, эшләгәндә җылы булсын дип, мунчага ягып тора. «Бу изге эштә Радик Хәбибуллин, Таһир Шакиров, Ил
Арчаның Яңа Кенәр авылында Украинадагы хәрбиләр өчен күчмә мунча ясаганнар
10 февраля 202310 фев 2023
1
1 мин