Амур өлкәсендә яшәүче ир-ат дустын кыйнаган. Имгәнгән ир-ат хастаханәдә үлгән. Кыйнаучыны кеше үтергән өчен хөкем итәчәкләр. «Дустының битеннән фарш ясаган», – дип яза «Комсомольская правда». Райчихинск шәһәрендә былтыр апрельдә вак-төяк аркасында килеп чыккан талаш чын сугыш белән тәмамлана. Җәнҗал ишеккә артык каты шакыган өчен башлана. Ир-ат дусты янына кунакка килә, ләкин ул ишеккә артык каты шакый. Хуҗа кеше моны ошатмый, алар талаша башлый. Озак кына талашкач, алар сугышырга тотына. Хуҗа шулкадәр каты ярсый, ул дустының битенә йодрыклары белән кимендә 30 тапкыр бәрә. Аннары дустын урамга алып чыга һәм җиргә яткыра. Имгәнгән ир-ат аңсыз була. «Ир-ат аңлатаканча, ул дустын аңына китерү өчен урамга алып чыккан. Узып баручы хатын «ашыгыч ярдәм» чакырган. Имгәнгән ир-атны хастаханәгә илткәннәр. Ул берничә көн узгач вафат булган», – дип сөйләгәннәр Россия Тикшерү комитетының Амур өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә. Ачыкланганча, кыйнаучы ир-атны хокук саклау органнары