Екатеринбургта 20 ел элек заказ буенча кеше үтергәннәр. Биредә Дмитрий исемле ир-ат дусты Алексейны юк итә һәм уртак бизнесны үзенә ала. Бу турыда Екатеринбург.Онлайн хәбәр итте. 2000нче еллар башында атып үтерелгән бизнесмен Алексей З.ның кызы Евгения атасын үтерү тарихын сөйли. 20 ел узгач, ул әтисен иң яхшы дусты һәм компаньоны Дмитрий Д. үтертүен белә. Хәзер аны хөкем итәләр. Дмитрий берничә ел элек Свердловскида, полиция хезмәткәрләренә 1,5 миллион доллар ришвәт биреп, җаваплылыктан котылганын да әйткән. Евгения әтисе белән гел бергә булуын, каникулларда аның офисына баруын искә ала. Әтисе буш чагында аны снегоходта, мотоциклда йөрткән. Аларның гаиләсе Дмитрий Д. гаиләсе белән дус булган, кунакка йөрешкәннәр. Аннары Дмитрийның хатыны белән улы Германиягә күченеп киткән. Евгения гаиләсе белән аларга Германиягә кунакка барып йөргән. «Бу гаилә безнең өчен иң якыны иде. Аларга тулысынча ышандык, бер-беребезгә ярдәм иттек. Ул безнең белән шулай эшләр дип, башыбызга да килмәде. Үтереләс
«Кунакка йөрешә идек». Ятим үскән кыз 20 ел элек әтисен якын дусты үтергәнен ачыклаган
17 февраля 202317 фев 2023
1
2 мин