Күтптән түгел Россия әсирләрен атып үтергән видео социаль челтәрләрдә таралды. РФ Тышкы эшләр министрлыгы бу видеога аңлатма бирде. Министрлыкта бу хәл өчен Украинаның «Көнбатыш кураторлары җаваплы» дип саныйлар. Тышкы эшләр министрлыгы шулай ук халыкара профиль структураларын берни дәшмәүләре өчен дә гаепләде. Бу хакта «Коммерсантъ» яза. Әсирләрне үтерү – мөмкин хәл, чөнки Украинаны Көнбатыш илләре яклый, ди министрлык. «Профильле халыкара структураларның берни дәшмәве оят, алар профессионализмнарын һәм объективлыкны АКШ һәм башка Көнбатыш илләр каршында ялагайлануга алмаштырды», – диелә хәбәрдә. Әлеге видео Телеграм каналларда кичә кич таралды. Кадрларда күренгәнчә, украинча сөйләшүче кеше Россия хәрби киемнәрендәге кешеләрдән кайсы подразделениедән булуларын сорый. Берсенең башында кан күренә. Икенче хәрбине атып үтерәләр. Өченчесен үтерү видеода күренми, аның кулында граната икәнлеге кадр артында әйтелә. Тикшерү комитеты бу хәлне ачыклау өчен тикшерү уздыра. Украинада хәрби әсирләр
Тышкы эшләр министрлыгы Россия әсирләрен атып үтерүдә гаеплене атаган
10 февраля 202310 фев 2023
1 мин