Тагын бер күп катлы йортта газ белән бәйле фаҗига. Бүген, 9 февральдә, 7.40 сәгатьтә Новосибирскидагы биш катлы йортта шартлау нәтиҗәсендә 15 фатирлы подъезд җимерелгән. 15:00 сәгатьтә Сәламәтлек саклау министрлыгы 7 кешенең, шул исәптән 2 яшьлек баланың үлемен раслады. Корбаннар арасында яшь әни һәм аның 2 яшьлек сабые да бар. Надежда Беликның бүген туган көне булган, дип яза «Московский комсомолец». Фаҗига булуга, күршеләре һәм туганнары Надежда белән аның баласын эзләргә ашыга. Соңрак җимерекләр астында аларның мәетләре табыла... Надежданың ире исән калган. Фаҗига шаһитлары сүзләренчә, ир шок халәтендә. «Гаилә – ул әти патшалыгы, әниләр дөньясы һәм бала оҗмахы», – дип язган була Надежда социаль челтәрләргә куйган гаиләсе белән төшкән фотолары астына. Ул иренә шигырьләр багышлый һәм аларны үз битендә урнаштыра. «Бу кыз миңа ошый, аның тиз үсүен теләмим», – дип язып куйган була Надежда кызының фотосы астына. Хәзер аның сүзләрен ниндидер коточкыч күрәзәчелек итеп бәяләп була... «Без ан
Туган көнендә үлем: газ шартлаган йортта һәлак булган яшь ана баласының язмышын юраган
9 февраля 20239 фев 2023
2 мин
