Казанда янгын чыккан фатир хуҗабикәсе кайтып ишек ачмаган. Шулай итеп, янгын берничә гаиләне тораксыз калдырган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте. Бер фатирдан төтен чыга, хуҗабикә өйдә булмый. Күршеләр аңа шалтырата башлый. «Фатир яна – янса янсын», – хуҗабикә шундыйрак җавап бирә. Коткаручыларга тимер ишекне ватып ачарга туры килә. Шулай итеп вакыт уза, ут агач корылмалар буйлап башка фатирларга да күчә. Нәтиҗәдә, берничә гаилә торыр урынсыз кала. Аларның берсе – Эльмира исемле хатын гаиләсе. «Беренче фатир яна башлады. Бездә – агач корылмалар. Янгын шулар аша күчеп китте. Хуҗабикәгә шалтыраттык, ул кайтудан баш тартты. Аңа полиция дә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да шалтыратты», – ди Эльмира. Күршеләр шалтыратып интеккәндә, янгын сүндерүчеләр, вакыт әрәм итеп, зур тимер ишекне ватып азапланырга мәҗбүр була. Ут исә агач каплавычлар аша башка фатирларга да күчеп бара. Шулай итеп, янгынны туктату өчен, агач идәннәрне дә куптарырга туры килә. «Бер хатын аркасында шулай була
«Янса янсын»: Казанда төтен чыккан фатир хуҗасы ишек ачмаган, берничә гаилә өйсез калган
7 февраля 20237 фев 2023
1 мин