3 февральдә Уфада 2 баласын үтергән, аннары үз-үзенә кул салган 41 яшьлек ир-ат турында өстәмә мәгълүмат барлыкка килде. Бу турыда «Башинформ» яза. Агентлык, хокук саклау органнарындагы чыганагы белешмәсенә нигезләнеп, вакыйгалар барышын ачыклаган. Якынча белешмә буенча, гаилә башлыгы инде озак вакыт депрессив халәттә була, ул йоклый алмый, тормышы белән канәгать булмый. Эштә дә борчулар чыга. Ләкин якыннарының берсе дә фаҗига килеп чыгар дип уйламый. «Фаҗигагә кадәр кичтә өйдә үлем, тормыш мәгънәсе турында сөйләшү була. Әти кеше балаларына сораулар бирә. Шуңа күрә, ул вакыйгаларны алдан планлаштырган, дип уйлап була. Төнлә тик торганда гына үтермиләр. Талаш, җәнҗал булмаган. Кисәк кенә барлыкка килгән теләк тә булмаган. Үтерүне тикшерү шуны күрсәтә. Ул бу эшкә алдан әзерләнгән. Нидер инде булган, нидер төртеп җибәргән – рычаг эшләткән. Кеше ишекне эчтән бикләп куймас иде. Психикада үзгәрешләрне дә кире кагып булмый, сәламәт кеше мондый эшкә бармый бит», – ди агентлык чыганагы. Аның сү
«Алдан әзерләнгәндер». Уфада ике нәни улын үтергән әти кеше озак вакыт депрессиядә булган
8 февраля 20238 фев 2023
3 мин