Илназ Сафиуллинның вакытлыча Дубайга күченүе турында хәбәр иткән идек. Сторисларыннан аңлашылганча, Илназ анда күчемсез милек эшләре белән шөгыльләнә. Менә шул эшләгән акчаларының бер өлешен артист хатынының зур хыялын тормышка ашыру өчен җыеп бара икән. Илназның тормыш иптәше күкрәген зурайту буенча операция ясатырга җыена. «Акчаларның бу өлеше – хатынның күкрәге өчен. Миңа болай да ошый, тик аның сүзе – закон», – дип сөйләгән җырчы сторисларында. Бу хакта «Иптәшләр. Татарлар» Телеграм каналы яза.
Илназ Сафиуллин хатынының күкрәкләрен зурайтырга акча җыя: «Хатын сүзе – закон»
8 февраля 20238 фев 2023
1
~1 мин