«Әгәр синең хатының яхшы, назлы икән, сиңа бернәрсә белән дә көрәшәсе юк. Син гел «на расслабоне» йөрисең. Кайтасың, китәсең, әлхәмдүлилләһ. Ягъни, синең күнекмәләрең юк. Көчсез мишәрләр – татар хатыннарына, ә көчле мишәрләр мишәр хатыннарын өйләнә һәм яши.
Ә мишәр хатынына өйләнгән татарлар - бу тормышта ук әүлия, алар әле үлмәгән, әмма инде оҗмахта, аларның исемнәре оҗмах ияләре исемлегенә язылган. Ул инде үзен корбан иткән, ә үзеңне корбан иткән өчен иң югары бүләк бирелә. Ул мишәр хатынын алып, башка татарны яки мишәрне үз-үзе белән капый.
Хәтта бу хакта иске бер анекдот та бар.
Хисапка чират торганда бер кешедән сорыйлар икән:
– Хатының бар идеме?
– Әйе.
– Хатының кем?
– Мишәр иде.
– О-о-о-о, син оҗмахка керәсең инде. Чөнки мишәр белән яшәгән кеше инде барысын да күргән, кичергән. Ул оҗмахка эләгә, – диләр.
Чираттагы икенче кеше хисап тотарга килә. Аннан да сорыйлар.
– Минем ике хатыным да мишәр булды, – дип әйтә.
Бу инде оҗмахның югарырак дәрәҗәсенә керергә тели. Чөнки бер мишәр хатыны белән яшәгән өчен оҗмах бирәләр, ә ике хатының да мишәр булса, дәрәҗәсе югарырак була.
– Сиңа тәмугка, – диләр моңа.
– Нишләп?! Минем ике хатыным да мишәр булды. Күпме күрдем, күпме кичердем бит мин... – ди теге.
– Ике мишәр хатыны белән яшәгәннән соң, тәмуг та оҗмах булып тоелачак сиңа!
Бу – шундый иске, «сакаллы» анекдот.
Актуальме? Мин белмим, хатыным мишәр түгел, шуңа күрә әйтә алмыйм. Әмма мишәргә өйләнгән ирләр зарланмый, чөнки хатыннары рөхсәт итми», – дип сөйли Нурулла хәзрәт.