7 февральдә иртә белән Мәскәү өлкәсендәге Химки шәһәрендә 5нче сыйныфта укучы кызлар талашкан. Бер кыз икенчесенә берничә тапкыр пычак кадаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте. Каналның үз чыганагы белешмәсе буенча, бер кыз сыйныфташына аш-су пычагы белән һөҗүм итә. Кызлар бер малай өчен мәктәп бәдрәфендә сугыша. Яраланган кыз бик авыр хәлдә хастаханәдә ята. Аны Люберцы шәһәрендәге балалар реанимациясенә илткәннәр. Әлеге эшне тикшерүне прокуратура контрольгә алган. «Комсомольская правда» белешмәсе буенча, кызлар якын дуслар була. Һөҗүм итүче кыз дустын яралагач, канлы пычак тоткан килеш, сыйныф бүлмәсенә керә. Пычагын укытучыга күрсәтә һәм «Мин аны үтердем», – ди. Настя (исеме үзгәртелә) пычакны өйдән алып килгән. Светага (исеме үзгәртелә) һөҗүмне алдан планлаштырган, дип фаразлана. Кызларның ата-аналарыннан һәм укытучылардан сорау алганнар. «Моңа кадәр Настя белән Света якын дуслар, бер-берсенә кунакка йөри. 3нче сыйныфта чакта аларның аралары бозыла. Бер малай аркасында. Алар икесе дә шу
«Малай өчен талашканнар». Бишенче сыйныфта укучы кыз мәктәптә дустына пычак кадаган
8 февраля 20238 фев 2023
1
1 мин