Тиздән җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның туган көне җитә икән. Шул уңайдан, ул гомер бәйрәмен «Уникс» концертлар залында тамашачысы белән бергә каршыларга ниятләгән. Ә, гомумән, быел Ришат концерт программасы белән гастрольләргә чыкмаган. Моның сәбәбен ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә түбәндәгечә аңлаткан: «Беләсезме, ничектер быел шулай итәргә йөрәгем кушты. Дөньяда барган хәлләр минем күңелемә дә кагылмый узмады, димәк. Җыр-моң якынайта, җанны дәвалый – анысы хак. Ләкин бик күп аналарның газиз балалары сугыш кырында, монда нинди җыр-моң ярдәм итә алсын... Бу – әзрәк башка очрак», – дигән. Шулай да, туган көне уңаеннан гына ул, үзе әйтмешли, «өзелеп көткән тамашачысын үзенең моңнарыннан аермаска» карар иткән. Сәхифәсендә соңгы куйган постында Ришат чәчәк бәйләме белән төшкән фотосурәтен урнаштырган һәм, үзенә ничә яшь тулуын искәртеп, болай язган. «Әй, минәйтәм, шушы чәчәкләрдәй чәчәк кебек чагым. Карап торсаң, әле ничава бит мин, име? Хәер, тормышта бу кадәр үк чибәр түгелмендер инде. Тә
«Мактанудан туктасаң иде» – Ришат Фазлыйәхмәтовка киңәш биргәннәр
7 февраля 20237 фев 2023
1 мин