Халык героена әверелгән Тәтешле егете Фәнис Хөсәенов истәлегенә музей ачканнар. Ул Яңа Кайпан авылы урта мәктәбендә урнашкан. Фәнис башлангыч сыйныфларны шушы мәктәптә тәмамлаган. Музейның видеосын «ВКонтакте»дагы «Фәнис Хөсәенов истәлегенә» төркеменә аның беренче укытучысы Айсылу Хаҗипова куйган. Комментарийлардан аңлашылганча, музейны оештыру эшләре белән дә ул шөгыльләнгән. Музей өчен мәктәптә бер аерым кабинет бүлеп биргәннәр. Анда Фәниснең сыйныфташлары һәм укытучылары белән төшкән фотоларыннан стендлар карарга мөмкин. Шулай ук геройның гаилә һәм хәрби операциядә төшкән фотоларын да урнаштырганнар. Бирегә Фәнис утырып укыган парта, аның хәрби киемнәре һәм башка истәлекле әйберләре куелган. Әлеге музейны күрергә теләүчеләр саны күп булырга охшаган. «Аның мәктәбендә музей булдыруларын бик теләгән идек», «Фәниснең якты истәлеген саклавыгыз өчен рәхмәт. Җәйгә таба килербез», «Яшь буынга үрнәк булып, күңелләребездә мәңге яшәр Фәнис», – дип комментарийлар язалар һәм аны оештырган кешелә