Җырчы Гөлназ Асаева социаль челтәрдәге сәхифәсендә бәләкәй кызы Динә белән төшкән фотосурәтен урнаштырган да бар кешегә дә ярап булмавы турында фикерләре белән уртаклашкан. «Кызык инде кайберәүләр. Баланы куйсаң (социаль челтәргә – авт.) – синдә генә бала инде, диләр. Вильданны (ирен – авт.) куйсаң – синдә генә ир инде. Ашаган, эчкәнне куйсаң – сездә генә шулай инде. Бернәрсә дә куймасаң – син исәнме ул. Җырларны куйсаң – җырларга өйрән. Җырларны куймасаң – беткән инде, бүтән җырламый... Кыскасы, күп мисал китереп була, әмма шулай да нык рәхәт сез булганда. Шулай бергә булыйк әле, дуслар», – дип мөрәҗәгать иткән ул виртуаль дусларына. «Гөлназ, кеше сүзләрен тыңлама», «Исең китмәсен, барысына да шулай язалар», «Игътибар итмә. Без татарларда гел шулай инде, кеше сөйлиләр», «Ә-әй, сезгә дә җырларга өйрән, дисәлә-ә-әр...» – дип комментарийлар калдырган аңа язылучылары. «Ярар әле «балаң Вильданныкы түгел» димиләр. ДНК да кирәкми, сөбеханалла...» – дип, бәләкәй Динәнең әтисенә охшашлыгын иск