“Авыл халкы милләт турында уйлап та карамый,” - дип язгансың бер мәлне. И, саруымны кайнаттың инде шул сүзең белән. Уйламый, ди менә! Әллә нәрсәләрнгә кереп китәм кайчагында, энем. Милли киемнәр турында уйланып яттым бүген төн буена. Яшь чакта мин биеп тә йөрдем бит. Төрле тамашаларда катнашып, күрше-тирә авылларның сәхнәләрен бер иттем. Менә шул чакларда татарның милли киемнәрендә кесә юклыгына эчем поша торган иде. Без бит инде бөтен нәрсәне дә кесәдә йөртергә гадәтләндек, ә гадәт ул чирдән яманрак - бер эләктерсәң, мәңге котыла алмыйсың.
Хәзер артык пошынмыйм да инде. Кесәгә салырлык нәрсәләр сирәгәя, тәмәкене ташладым, пенсияне картага күчерәләр. Шулай да хәзер мин яшь чакларны искә төшерәм дә уйланып йөрим. Татарның бию киеменә ни өчен кесә текмәделәр икән, дим. Бүтән халыкларныкында бар иде бит ул. Ә безнекендә юк. Менә син бер мәлне:”Бүтән халыкларда булган нәрсә бездә дә булырга тиеш,” - дигән кебегрәк язып чыктың да ул. Белмим инде, энем, тиеш микән?
Яшәгән саен дөнья күрәсең, күргән саен акыл керә, дигән булалар инде ул. Тик менә миңа акыл керәме икән, әллә чыгамы - тик бу фикеремә шушы икенең берсе сәбәпче. Мин бик нык уйладым да татарның милли киемнәренә кесә текмичә дөрес эшләгәннәр икән дигән нәтиҗә ясадым. Нык дөрес булган ул.
Элеке кешенең киемендә кесәсе булмагандыр дип уйлыйм. Акчасын ул, алтын-көмеш тәңкәләрне инде, кесәсенә салып йөртмәгән бит, янчыгына тыгып билбавына тагып йөрткән. Хәнҗәре дә билбавында булган. Тарихта юк кесә дигән нәрсә. Менә син китап укый торган кеше бит инде, берәр романда:”Фәлән-фәлән хан түш кесәсеннән алып көмеш тәңкә бирде,” - дигәнрәк җөмлә укыганың бармы? Юк. Үзең генә язмасаң, башкалар андый сантыйлыкка бармас. Хәер, син тарихи нәрсә язмыйсың бугай, дөрес эшлисең, наданнар эше түгел ул.
Элек татарның киемендә бернинди дә кесә булмаган. Аның белән генә бөлгенлеккә төшмәгән ул, җир тетрәтеп яшәгән. Бөтен дөньяны исәпләштерерлек итеп дәүләт төзегән, үз көнен үзе күреп гомер иткән. Кыз-кыркыны бозыклыктан ерак булып үскән, кияүгә чыкканчы кул тидертү түгел, чебен дә кундырмаган. Хатыннары итәк тутырып бала тапкан, тупылдап торган уллар-кызлар үстергән. Ир-егетләре дөньяны бөтен иткән, мал кирәксә малын тапкан, яулар килсә яуга чапкан. Әйтәсе сүзен беркемнән дә курыкмыйча кистереп әйтә белгән алар, үз намусын аклау өчен көрәш мәйданына чыгарга да, кылыч-хәнҗәргә үрелергә дә курыкмаганнар. Протест белдерәбез дип, җыйнаулашып җырлап утырмаганнар инде хәзерге шикелле. Адәм ыстырамы, аның күбесе җырларга да шүрли бит әле… Элек ирләр чын ир булган инде.
Ә киемнәрендә кесә булмаган. Ныклап уйлап карасаң, кесәсез кием зур нәрсә ул, энем. Татарның олпатлыгын саклый белүенә шул да сәбәпчедер дип уйлыйм мин. Һәм югарыда күрсәтмә биреп утыручылар колагына да, алар әмерен үтәүчеләрнекенә дә әйтәсе сүзем бар. Татар киемнәренә кесә текмәсеннәр. Хатын-кызныкына, бәлки, кирәктер дә инде ул. Бәлки, кирәкмидер… алар болай да сумочка асып йөриләр бит. Ә менә ирләр киемендә кесә булмаска тиеш. Ирләре кесәле кием киеп йөри икән, милләтнең киләчәге юк.
И, зарланырга ярата бит инде кайберәүләр… “Милләт бетә, телебез бетә, ирегебезне кысалар,” - дип сайрап кына торалар. Андыйларны Ходай сандугач итеп яралтырга теләгәндер инде ул, планын үтәр өчен генә татар итеп тудыргандыр. Татарны яшәтү өчен тегене эшләргә кирәк, моны эшләргә кирәк диләр. Эшләргә дә итеп карыйлар. Тик күп вакытта күп нәрсәләр, ә кайчагында берни дә килеп чыкмый. Тукталырга, үзгәрергә, үзгәртергә мәҗбүр булалар. Ә сәбәбе нәрсәдә? Юк, энем, өлкән агайда гына да, хакимият күрсәткән мәсләктә дә түгел. Гомумән, гаепне читтән эзләргә кирәкми, сиңа файда эшләмәскә тырышу чит-ятларның бурычы ул: әгәр яхшылык кылып кына торса, чит булмый бит инде, үзеңнеке була, әгәр чит икән - үз мәслихәтен карый ул, синең хакта уйламый. Гаеп чит-ятларда түгел, энем. Гаеп үзебездә. Бөтен гаеп - безнең кесәдә.
Менә, энем, сиңа васыять кебек итеп әйтәм. Әгәр татарны сакларга, якларга, үстерергә телисез икән, киемнәренә кесә текмәгез. Хаҗәте дә юк аның хәзер: блокнот - телефонда, акча - картада… Хәзер кесәне татар бары тик бер максаттан гына файдалана: йодрык күрсәтү өчен генә. Кесәсе булмаса, аның йодрыгы зур икәнне бөтен дөнья күрәчәк. Ә кесәсе булгач, ул үз йодрыгын үзе дә күрә алмыйча яши.
Марат Кәбиров