Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Норма-Балтач арасындагы тротуар нигә чистартылмый?

Сайт укучыбыздан тротуарлар чистартылмый дигән шалтырату кабул иттек.

– Норма һәм Балтач арасындагы тротуар инде күптән чистартылмый. Шушы юлдан күпме кеше үтә. Бик җайлы иде. Кич белән дә һава суларга чыгучылар да бик күп, эшкә шушы юлдан йөрүчеләр дә шактый. Нигә тиешле оешма үз эшенә җаваплы карамый? Булмаганда тротуар юк дип зарландык, инде булгач тиешле дәрәҗәдә чистартылмый. Безнең мөрәҗәгатьне ишетсеннәр иде, - дип шалтыраталар безгә.