...Читать далее
Чистый ялыктым бу чүп-чардан! Бер урыннан икенчесенә күчереп йөртүдән тәмам туйдым. Бер файдасы тимәгән нәрсәне асрарга кирәкми. Файдасы тимәгән нәрсәнең зыяны тия. Чүплеккә илтәм барсын да! Мин капканы киереп ачып куям… Гомер буе диярлек җыелган тимер-томыр бар ишегалдында. Абзар читендә өелеп тора инде ул хәзер, башта капка төбендәрәк иде, аннан өй артына күчте, соңрак мунча артына… Шулай әллә кайларда күченеп йөргәннән соң абзар янына килеп урнашты. Әллә күпме тимер кисәкләре анда. Елдан-елга өстәлеп тә тора, артканнан арта бара. Иске сарайларны сүткәннән калган капка күгәннәре, келәләр, сынган сәнәкләр, торба өлешләре, тагын әллә нәрсәләр. Кайчагында читтә очраганын да алып кайтканмын инде. Бәлки, кирәге чыгар, дип җыясың шулай. Кайберсенең кирәге дә чыгып куя. Нәрсәнедер кисеп, нәрсәсендер тишеп, ялгап эшкә яратасың да сөенәсең. Әлдә җыеп барганмын әле, сатып ала башласаң фәлән сум тора бит ул дисең. Күбесенең кирәге чыкмый. Монда мин бәләкәй чакта колхоз тимерлегеннән күтәреп алып кайткан торба кисәкләренә кадәр бар. Бер урыннан икенчесенә күчереп йөртәсең шулай.Кирәге дә чыкмый, ташларга да жәлке.
Агач өемнәре тора. Бер якта киртәлекләр, икенчесендә баганалар, өченчесендә такталар. Болары да шулай:”Бәлки, кирәге чыгар әле,” - дип җыелган. Әллә ничә ел буена торалар инде. Бер урыннан икенчесенә күчеп йөриләр. Күчергән чакта черегән-калтайганракларын кисеп утынга җибәрәсең, калганнары кала. Ул өемнәр дә елдан елга артып тора. Тегене сүтәсең, арурак агачларын алып куясың. Ташларга жалкы. Бәлки, кирәге чыгар әле, дип уйлыйсың. Монсын сүтәсең… агач өеме зураеп кала.
Шуларны бер урыннан икенчесенә күчергәндә бишмәтең кадакка эләгеп ертылып китә дә өйгә кереп кием актара башлыйсың. Анда да әйбер тапмалы түгел. Җыелган инде гомер буена. Гел иске-москы. Эшкә кия торганнар. Гадәттә, бер генә кием киясең бит инде, калганнары тора шунда. Кирәкми алар. Тик ташлыйсы килми. Тәмам ялкып, чүп капчыгына бәрәм генә дип торганда теге уй кабат баш калкыта да бөтен дөньяңа хуҗа була: “Ташламый тор әле. Бәлки, кирәге чыгар…” Ташламыйсың. Ә киемнәр җыела. Бишмәтеңне ертып кергәч, теге капларны актарасың, тартмаларны айкап чыгасың. Бөтен нәрсә бар. Тик сиңа кирәкле бишмәт кенә табылмый. Шул хәтле ыбыр-чыбыр арасыннан тиешлесен табып була мени!
Бер мин генә шулайдыр инде, дип уйлыйм башта. Алай түгел икән. Күпме дус-ишкә генә керсәм дә хуҗалыкның берәр почмагында шундыйрак өемнәр тора: тимер-томыр, кирпеч, агач… Алар да минем шикелле бер урыннан икенчесенә күчереп йөртәләр икән. Бәлки, кирәге чыгар дип җыялар. Авыл кешесе шулай кызык инде ул. Кирәк чагында барып кына алырга кибете дә якын түгел бит. Я район үзәгенә, я шәһәргә чабарга кирәк. Шулай булгач, теләсәң-теләмәсәң дә саклабрак торырга мәҗбүр буласың. Бәлки, кирәге чыгар, дисең. Авыл кешесе сакчыллык мәсьәләсендә аеруча бөртекчел ул. Һәр чорның авырлыгын фәкать үз көче, үз чыдамлыгы белән җиңеп чыгарга өйрәнгән бит инде. Заманында ыштан бөрмәсенә кыстырып алып кайткан җиде-сигез бөртек бодай өчен дә еллар буена төрмәдә утыручылар булган. Шуңа күрә һәрбер нәрсәне кадерләп тота хәзер. Бу аның канына сеңгән. Бер нәрсәне дә тик торганнан гына чүплеккә илтеп ташламый. Һәр әйбергә, һәр күренешкә хөрмәт белән карый, бәлки, кирәге чыгар, дип уйлый.
Исәпләп карасаң, бу иске-москылар әйбер генә түгел бит әле, алар беркадәр тарих та. Менә бу баганаларны җиденче сыйныфта укыганда иптәш малай белән төнлә урманга барып аркылы пычкы белән кисеп алып кайткан идек. Күтәреп салырга көч җитмәгәч, арба читенә киртәләр сөяп тәгәрәтеп мендердек. Бу такталарны әни юнәткән иде, һәркайсына аның кулы тигән. Кадакларны кибетләрдән алырга мөмкинлек булмагач, бишле тимерчыбыктан Шафик бабай ясап биргән иде. Һи-ии-и… Уйлап утыра башласаң, болар иске-москы өеме түгел, ә гаиләнең тарих китабы шикелле ул. Никадәр истәлекләр саклана бу өемнәрдә, бары тик җыеп алып адәм теленә күчерергә генә кирәк. Һәр әйбергә карап бер китап язарлык бар…
Шулай дип уйлыйм да күңел нечкәреп китә. Һәм мин шар ачылган капканы ябам да чүп-чар түгәргә дип йөк машинасы белән килгән иптәш егеткә кул селтим.
- Ярый, түкми торыйк… - Һәм аның сораулы карашына җавап итеп өстәп куям, - Бәлки, кирәге чыгар әле…
Марат Кәбиров