Россиядә яшәүче ялгыз хатын-кызларның ни өчен нәкъ менә хәрбиләр арасыннан үз мәхәббәтләрен табарга теләве һәм моны Интернеттан эшләп буламы-юкмы икәне хакында «Казанские ведомости» сайтында Карина Кострулева яза. Интернетта төрле төркемнәр бик күп, әмма «ВКонтакте»дагы иң популяр төркем ул – «Знакомства с военными. Своих не бросаем». Аңа 25 меңнән күбрәк кеше язылган. Көненә монда кызлар һәм егетләрнең анкеталары белән уннан артык пост чыгып бара. Администраторлар төркемгә бик кырыс кагыйдәләр билгеләгән, кайбер таләпләрне үтәмәгән өчен, хәтта гомерлек «бан»га да эләгергә мөмкин. Шулай ук төркемдә аралашу өчен гомуми чат та бар, әмма, нигездә, андагыларның күпчелеге – хатын-кызлар. Чатка керер алдыннан яки инде танышу өчен анкета урнаштырыр алдыннан, аккаунтны тикшерү процедурасын узарга кирәк. Шулай ук, хәрби часть турында мәгълүматны яки хәрби эшчәнлек белән бәйле башка нәрсәне ачкан кешеләр дә «кара исемлек»кә эләгергә мөмкин. Танышу схемасы гади: кыз яки егет үзе турында мәгълүмат
Кызлар махсус операциядәге хәрбиләр белән танышу эзли: «Гражданкада андыйлар юк»
14 февраля 202314 фев 2023
2 мин