Төбәк хакимиятләренә махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның санын әйтергә түгел, ә аларның гаиләләренә ярдәм итәргә кирәк, дип белдерде Чечня башлыгы Рамзан Кадыров. Бу хакта ул үзенең «Телеграм» каналында язган, дип хәбәр итә РБК сайты. Ул, хәрби бурычны үтәгәндә югалтуларсыз булмый, диде һәм һәлак булган хәрбиләрне онытмаска вәгъдә бирде. «Төбәк җитәкчеләренең махсус операциядә һәлак булучылар саны турында сөйләвен аңламыйм. Миндә сорау: нәрсә өчен? Бөтен нечкәлекләре белән язалар. Безнең егетләр бу батырлык юлын үзләре сайлый. Аңлы рәвештә. Команда составы хәрбиләрнең гомерләрен саклап калу өчен мөмкин булганның барын да эшли. Геройлар темасында манипуляция ясарга кирәкми, теге төбәктә бу кадәр хәрби һәлак булган, бу төбәктә фәлән кадәр һәлак булган. дип язарга кирәкми», – дип язган Кадыров. Аның сүзләренчә, һәлак булучылар арасында чеченнар да бар, әмма төбәктә «бөтен җирдә бу хакта сөйләү» урынына, аларның гаиләләренә ярдәм итәләр. «Җирле хакимиятләрне һәлак булган һәм зыян кү