Татарстан Югары суды залы каршында бик борчулы кыяфәттәге ханым әрле-бирле йөренә. Ул процесс вакытында үзен төшерүне катгый рәвештә тыя, журналистны күз уңыннан ычкындырмый, әледән-әле: «Сез фотога мине төшердегезме?» – дип сорый. Бу – Диана Макарова, ДЦП синдромлы 2 яшьлек баланы вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнүче Сергей Макаровның элекке хатыны. Суд утырышы турында, тәфсилләп, KazanFirst сайтында Аделя Рәхмәтуллина яза. Тикшерү версиясе буенча, Макаров үзе белән яшәүче хатынның баласын кыйный, алган җәрәхәтләрдән бала үлә. Аның үлем белән ничә көн көрәшүе хәзергә кадәр билгеле түгел. Кыз мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә дә, хәтта үрмәли дә алмаган, бары башын гына аз-маз боргалаган. Күп вакытын препаратлар белән, йоклап үткәрә торган булган. Йөрәк өзгеч фаҗига Татарстанның Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә килеп чыга. 15 май көнне Макаров бергә яши торган хатыны янына гафу сорарга килә. Аңа кадәр, 9 май көнне, ул «белая горячка» тәэсирендә Надеждага һәм аның апасына пычак белән ташлана
Инвалид кызны үтерүдә шикләнелгән иргә элекке хатыны идеаль характеристика биргән
16 февраля 202316 фев 2023
1
3 мин