Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев яңа машина алган. Шатлыклы хәбәре белән ул социаль челтәрләрдә уртаклаша. «Бу – минем тормышымдагы үзем сатып алган иң кыйммәтле әйбер. Яңа машина алып, мин үз алдыма куйган тагын бер максатымны чынга ашырдым. «Порше», гаиләбезгә рәхим ит», – дип яза ул. Рөстәм Нәбиев машинасын Казаннан алып кайтып киткән. Руль артына дустын утырткан, чөнки «Порше»ны әле кул белән идарә итүгә көйлиселәре бар. «2021 елда мин нәкъ шушы автосалонда, әлеге машинаның руле артына утырып карап, бу машина берәр кайчан минеке булачак, дип уйлаган идем. Хисләремне сөйләп аңлатырлык түгел», – дип сөйләгән яңа машина алу сөенечен кая куярга белмәгән егет. «Красавчик абый, үзең дә матур, тырыш, «атың» да хәлле. Дусларны сөендереп, дошманнарны көендереп, исән-сау йөр, – дип, иң беренчеләрдән булып комментарий язган аңа дусты Данир Сабиров. – Син Казанда икән бит, күрешик. «Порше»ңа белгәннәремне укып, кире Уфага җибәрермен үзеңне», – дип тә тәкъдим иткән. Рөстәм Нәбиев аңа иркенләп кунакка
«Чиратта вертолетмы?» – Рөстәм Нәбиев кыйммәтле машина алган
16 февраля 202316 фев 2023
1
1 мин