Танылган яучы Роза Сябитованың «Давай, поженимся» тапшыруында татарча биегәнен социаль челтәрдәге «Татарстан – Башкорстан» төркеменә куйганнар.
Менә дигән татарча бию көенә кәләш эзләп килгән кияү егетләре белән бергә әллә нинди уңайсыз хәрәкәтләр ясап селкенүче Сябитова халыкка бер дә ошамаган.
«Татар халкын хурлыкка калдырдың… Бу – бию түгел»;
«Безнең мәдәниятебезгә карата бер тамчы да хөрмәт булмау дигәнне аңлата бу бию. Коточкыч»;
«Бу өч татарның ник берсе булса да бии белсә икән»;
«Татар халкын һәм татарча биюләрне хурлау бу»;
«Мин Роза Сябитованың татар икәнлегендә шикләнә башладым»;
«Безнең искиткеч матур биюләребез, тик Роза бии белми. Аның татарча биегәннәрен, гомумән, күргәне юк бугай»;
«Алпан-тилпән йөрүче аюга охшаган»;
«Бу татарча бию булса, мин – балерина!»
«Бу – ниндидер кыргыйлар биюе. Нигә шулай оятка калырга?»
«Өлкән яшьтәге хатын, үзен клоун кебек тота», – дип комментарийлар язалар бу пост янына.
«Роза, әлбәттә инде, кылана гына. Шаярта. Шул рәвешле югалып калган кияү егетләренә ярдәм итмәкче булган. Нигә инде шуны да аңламыйсыз», – дип Роза Сябитова яклы булган кешеләр дә табылган.
Ә сез ничек уйлыйсыз, Роза Сябитова татарча бии беләме?