Бүген ислам календарендә Рәҗәб аеның 27 нче киче. Ислам традициясендә бу кич Исра һәм Мигъраҗ кичәсе дип билгеләп үтелә. Мөхәммәд пәйгамбәр с. бу кичне Мәккә шәһәреннән Иерусалимга күчә һәм күккә аша. 1912 елда бу кичә 28 июньгә туры килгән. Бу уңайдан Шәриф Камал «Вакыт» газетасы өчен «Мигъраҗ» исемле хикәя язган. Ул газетаның 996 нче санында басылып чыга. Башка бервакытта да бу хикәя кабатлап бастырылмый, язучының сайланма әсәрләр җыентыгына кертелми.
111 елга онытылганнан соң, бу хикәяне янәдән халыкка кайтарабыз. Әсәр белән беркетелгән мәкаләдә танышып була. Мигъраҗ Сөбханәлләзи исра бигабдиһи ләйлә...
Коръән[1] Ул олуг вә серле вакыйганың ноктаи әбәдиясе[2] әлбәттә, зәмин[3] вә заманнан гары[4]. Ул мәхлүкаткә[5] мөнәсәбәте ягыннан гына – унөч гасыр әүвәл, төн уртасында, вакыйгъ булды. Әйе, төн уртасы иде... Йөрәк өзгеч бер моң, бер сәкәнат[6] хөкем сөрә иде. Мәхлүкат, сизенү вә җисмичә[7] уйкуга талган, әрвах[8] ләззәт белән тетри. Үзенең мәбдәэ[9] вә олуг Тәңресенә тәвәҗҗеһ[10]